Версия для слабовидящих
МЕНЮ

В Уфе стартовал третий Международный салон образования

“Күп һөнәрләр белән таныштым!”

Уфаның “ВДНХ-Экспо” мәйданчыгында эшләүче Халыкара мәгариф салоны мәктәп укучыларында зур кызыксыну уята.

Бүгенге чара мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, заманча белем бирү технологияләре белән танышу, яңа фикердәшләр табу, тәҗрибә бүлешү мәйданчыгы да әле. Республикада өченче тапкыр үткәрелүче мөһим чарада заманча белем бирү технологияләре өлкәсендәге яңа һәм инновацион проектларны илнең 40 төбәгеннән 170тән артык экспонент тәкъдим итәчәк.
Экспонентлар арасында Уфаның 11 университеты һәм институты, республиканың 40 колледжы бар.
Уфа Халыкара мәгариф салоны — ул мультиформат мәйданчыгы, анда ун аерым юнәлеш буенча эш алып барыла. Шуларның берсе һөнәри белем бирү өлкәсендә яңа алымнар кулланып эш итү.

Бүгенге чарада катнашучылар үз мөмкинлекләрен күрсәтеп кенә калмый, башкаларның алдынгы тәҗрибәсе белән дә таныша, фикер алыша, мәктәп укучыларына булачак һөнәрләренең мөмкинлекләрен күрсәтә. Мәсәлән, Стәрлетамак химия-технология колледжының 3нче курс студентлары Камила Караманова белән Алсу Шәяхмәтова үткәргән тәҗрибәне Дим районыннан килгән укучылар бик кызыксынып күзәтә иде.

— Без, сыйныфтан берничә укучы, бу чарага теләп килдек. Химияне аеруча яратып укыйм, шуңа да студент апалар күрсәткән тәҗрибәләр миңа бик кызыклы. Мин бүген коралдан атып та, пациентларны дәвалап та карадым инде, — ди Уфаның 102нче башкорт гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Марат Котлыбаев.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
источник https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/K-p--n-rl-r-bel-n-tanishtim-5672/
 


Стерлитамакский химико-технологический колледж
Адрес: 453118, Башкортостан, г.Стерлитамак, ул.Курчатова, 3
телефон/факс: (3473) 30-50-12
E-mail: sxtt02@bk.ru